Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Саулыкны кайгыртып

Зәй үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә дәваланучылар катнашында онлайн укулар оештырылды.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә кичә «Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәге» учреждениесе «Сәламәтлек мәктәбе» проекты кысаларында артериаль гипертония диагнозы куелучылар, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен физик күнегүләр темасы буенча онлайн укулар оештырды. Аны инструктор Ксения Гоглева алып барды. 

Әлеге укуларга Зәй үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә дәваланучылар да кушылды. Алар тиешле дәрәҗәдә физик күнегүләр башкаруны көндәлек гадәткә әйләндерүнең организм өчен бик файдалы булуын, кайсы күнегүләрне ничек ясарга кирәклеген белделәр. Укулардан соң күмәк рәвештә җиңел формада аларны кабатлап карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев