Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Саулык сәламәт яшәү рәвешенә бәйле

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы кешеләрнең саулыгын күзәтеп тору максатында төрле профилактик чаралар үткәрү буенча акцияләр игълан итә.

Күптән түгел йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау атналыгы үткәрелде. Зәй үзәк дәваханәсе аның кысаларында «Кан басымын үлчә!» акциясе оештырды.

Үзәк дәваханәдән алынган статистик мәгълүматларга караганда, районда үлемгә китергән авыруларның күп өлешен йөрәк-кан тамырлары авырулары тәшкил итә. Шуңа да табиблар халыктан үз туклану режимына, сәламәт яшәү рәвешенә игътибарлы булырга чакыралар.

«Дөрес туклану бик мөһим, чөнки канда холестеринның, шикәрнең зур булуы кан тамырлары торышына нык тәэсир итә. Юкка гына без файдалы ризыкларга өстенлек бирүне сорамыйбыз. Зыянлы ризыклар тора-бара хроник авыруларга, артериаль гипертензиягә, инфаркт миокарда, инсульт килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин, инвалидлык очракларына китерү ихтималы да бар. Хәзерге вакытта безнең медициначуреждениесендә диспансеризация үтеп йөрәк- кан тамырлары авыруларын гына түгел, бөтен органнарның саулыгын тикшертү мөмкинлеге бар. „Сәламәтлек“ илкүләм проекты нигезендә диспансеризация узу безнең илдә бушлай тормышка ашырыла. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, бу сезнең гомерегезне, тулы канлы тормыш белән яшәвегезне тәэмин итәчәк.», — ди үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов.

Быел диспансеризация вакытында инде 179 зәйледә йөрәк-кан тамырлары, ә 15 кешедә шикәр диабеты авырулары ачыкланган.

«Кан басымын үлчә!» акциясе кысаларында исә дәваханәнең медицина профилактикасы кабинетында теләгән кешеләр кан басымнарын үлчәтеп үзләренең сәламәтлек торышын белә алдылар.

— Артериаль кан басымы күрсәткечен белү гипертония һәм артериаль гипертензияне булдырмау өчен башлангыч дәвалау курслары алу өчен кирәк. Чөнки авыруны башлангыч чорында ачыклау, тиз савыгу өчен алшарт. Шуңа да без регуляр төстә кан басымын үлчәп торырга киҗәш итәбез, — ди медицина шәфкать туташы Регина Галимова.

Акция барышында медицина браты Геннадий Умнов кан басымын үлчәп, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклану турындагы белешмә тупланган буклетлар, көндәлек күрсәткечләрне язып бару дәфтәре таратты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында «йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» республика төбәк программасы гамәлгә ашырыла.

Айгөл Яруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев