Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Саулык сагында торучыларга рәхмәт

Саулыгың какшап китсә, аннан да кадерлерәк нәрсә юк икәнен бик яхшы аңлыйсың.

Миңа да күптән түгел операция кичерергә туры килде. Үзебезнең Зәй үзәк дәваханәсе хирургия бүлегендә дәваланып чыктым. Мондагы җылы атмосфера миңа операциядән соң тернәкләнергә зур көч бирде. Табибларның, шәфкать туташларының игътибарлылыгына исең китәрлек. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек. Бик тәмле итеп ашаталар.

Мин чын күңелдән хирургия бүлеге медицина хезмәткәрләре коллективына, пешекчеләргә, тәртип, чисталык тотучыларга, шушындый коллективны туплап торучы баш табибка чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Үзләрен дә саулык ташламасын, исән-имин булсыннар.

Ихтирам белән Зина Фәйзуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев