Россиядә алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәш буенча «Алкогольсез тормыш» кампаниясе старт ала
Соңгы елларда илдә алкоголь куллану күләменең планлы рәвештә кимүе күзәтелә.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның декабреннән 2024 елның августына кадәр алкоголь эчмәгән яки аны азрак куллана башлаган кешеләр саны 48 проценттан 65 процентка кадәр арткан. Монда күп очракта «Демография» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырылучы проекттан хәбәрдар булу ярдәм итә.
Алкогольне чамадан тыш куллану йөрәк-кан тамырлары, онкология, ашказаны-эчәк тракты һәм башка авырулар үсеше куркынычында иң мөһим фактор булып тора. Җан башына алкоголь куллану югарырак булган регионнарда кешеләрнең гомер озынлыгы түбәнрәк һәм үлүчеләр саны югарырак.
2024 елда Татарстанда алкоголь белән агуланулар саны арткан. Республика "Роспотребнадзор«ының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, гыйнвардан июльгә кадәр агулануның 341 очрагы теркәлгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 5 процентка күбрәк. Мәгълүматларга караганда, агуланучыларның 87 проценты — 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар (298 кеше); 9 проценты — 15 — 17 яшьлек яшүсмерләр (31 ке-ше); 4 проценты — балалар (12 кеше). Зыян күрүчеләрнең 35 проценты эшләмәүчеләр булып чыкты, 15 проценты — эшли торган халык, 11 проценты — пенсионерлар, 10 проценты — мәктәп укучылары, 25 проценты — халыкның башка катламнары.
Алкогольгә бәйлелек булганда, бушлай медицина ярдәме алу өчен дәүләт наркология диспансерына, шулай ук сәламәтлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алко-гольне чиктән тыш куллану аркасында сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә зыян күрүен тик-шерергә һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча 8 800 200 0 200 «кайнар линия» телефоны буенча тәкъдимнәр алырга мөмкин.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек турында рәсми порталында (takzdorovo. ru) һәркем экспертларның файдалы киңәшләрен һәм алкогольнең йогышлы булмаган авырулар үсешенә йогынтысы һәм аның нинди нәтиҗәләр китерүе турында мәгълүматлар табачак.
Киләсе елда «Озак һәм актив тормыш» дигән яңа илкүләм проект эшли башлаячак, анда йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм аларның куркыныч факторларына каршы көрәш чаралары каралачак.
Главная — Так здорово www. takzdorovo. ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев