Роспотребнадзор Нипах вирусыннан ничек сакланырга кирәклеге турында хәбәр итә
Нипах вирусы аеруча куркыныч инфекцияләр кузгатучылар рәтенә керә.
Асылда, аннан дару юк. Шуңа күрә терелү кешенең иммунитетына бәйле. Әгәр иммунитет зәгыйфь булса, авыру сепсис, ике яклы үпкә ялкынсынуы, менингит белән яный. Һәм бу чыннан да үлемгә китерергә мөмкин.
Нипах ярканатлар һәм тычканнар аша тарала. Кешеләр гадәттә бу вирус белән зарарланган хайван төкереге эләккән җиләк-җимешләрне ашап авырый. Шулай ук вирус йорт хайваннарына да йога ала.
Нипах вирусы симптомнары
Авыру кискен башлана, көчле интоксикация симптомнарын үз эченә ала: бизгәк, хәлсезлек, күңел болгану, тән температурасы 38 градустан югары күтәрелү. Шулай ук ютәл, эшләү сәләте кимү, сулыш алу авырлашу, баш һәм мускуллар авырту, йокы килү кебек симпомнар күзәтелергә мөмкин.
Вирус кайсы илләрдә очрый?
Бангладеш, Һиндстан, Сингапур, Филиппины, Индонезия, Камбоджа, Малайзия, Таиланд.
Нипах вирусы китереп чыгарган инфекция буенча эндемик илләргә чыгучы туристларга ярканатлар һәм авыру хайваннар белән элемтәгә кермәскә, шәхси гигиена чараларын үтәргә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кайнатылган су белән яхшылап юарга киңәш ителә. Авыру симптомнары барлыкка килсә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев