Роспотребнадзор гриппка каршы прививка ясатып, сәламәтлек турында кайгыртырга чакыра
Грипп, кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) эпидемия сезонына профилактик чаралар турында Россия Федерациясенең баш дәүләт санитария табибының карары чыкты.
Документта Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашырылачак чаралар исемлеге тәкъдим ителгән. Анда медицина оешмаларының һәм лаборатория челтәренең грипп, ОРВИ һәм COVID-19 белән авыручылар саны эпидемик күтәрелү чорына эшкә әзерлеген тәэмин итү, респиратор инфекцияләрнең дифференциаль диагностикасы сыйфатын яхшырту, респиратор вируслы инфекцияләрнең хастаханә эчендә таралуына юл куймау буенча чаралар күрү, шулай ук Россия халкының кимендә 60% процентына прививкалар ясау кампаниясен үткәрү кергән.
Риск төркемендәге затларны беренче чиратта иммунизацияләү өчен дүрт компонентлы вакциналар куллану тәкъдим ителә. Ул A(H1N1)pdm09, A(H3N2) грипп вирусларына һәм ике линиядә-Виктория һәм Ямагата грипп вирусларына каршы иммунитет формалаштыру өчен карала. Карар нигезендә, төбәк хакимиятләренә шулай ук даруханә челтәрендә, медицина оешмаларында һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында вируска каршы дару препаратларының, дезинфекция чараларының һәм индивидуаль саклану чараларының кимеми торган запасын тоту тәкъдим ителә.
Карар шулай ук мәгариф оешмаларын көзге-кышкы чордагы авырулар саны арту вакытында эпидемиягә каршы чараларны кертергә әзерләнергә тәкъдим итә.
Оешмалар җитәкчелегенә хезмәткәрләрне иммунизацияләүне оештырырга һәм кышкы чорда ачык һавада эшләүче затларның салкын тиюен булдырмау буенча чаралар күрү сорала.
Барлык чаралар респиратор авырулар таралуны кисәтүгә, үлем һәм өзлегүләр куркынычын киметүгә, эпидемияләрдән зыянны булдырмауга юнәлдерелгән. Чаралар комплексы 2025-2026 елларның эпидемия сезонына әзерлек кысаларында гамәлгә ашырылыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев