Зәй үзәк дәваханәсе Яңа ел ялларында көчәйтелгән график нигезендә эшләячәк. Бу хакта гадәттән тыш хәлләрне булдырмау район комиссиясе утырышында баш табиб Айдар Фатыйхов белдерде.
Үзәк дәваханәдә 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр һәртөрле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчегә, яшәү урынына карап тормастан, ашыгыч ярдәм күрсәтеләчәк. Тәүлек дәвамында 4 ашыгыч ярдәм бригадасы кизү тора.
“Дарулар һәм медицина җиһазы запасы булдырылды. Үзәк дәваханәнең кабул итү бүлеге һәм стационар тәүлек буе эшли”, - дип белдерде баш табиб.
фото редакция архивыннан
Нет комментариев