Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

“Озын һәм актив тормыш” илкүләм проекты һәркем өчен

Узган ел дәвамында республикада диспансеризация үткәрү һәм профилактик тикшерүләр уздыру барышында табиблар 3,2 мең кешегә яман шеш диагнозы куйган. Аларның 77 проценты башлангыч стадиядә ачыкланган.

2024 елда Татарстанда миллионнан артык кеше диспансеризация узган, тагын 350 меңе — профилактик күзәтүләр узган. 
Казанның үзендә ачыкланган яман шеш авырулы кешеләр  1175 булган, шуларның 78 процентында авыру  башлангыч стадиядә ачыкланган. 
Онкология авыруларын иртә диагностикалау дәвалауны тизрәк башларга һәм авыруны авызлыкларга  ярдәм итә.
Диспансеризациягә яки профилактик медицина тикшерүенә «Госуслуги» порталында, медицина оешмасы телефоны яки поликлиника регистратурасында язылырга мөмкин. Профилактик чаралар узу өчен гражданинның Россия Федерациясе паспорты һәм иминият полисы  кирәк. 
Тикшерүне эш көннәрендә, шул исәптән кичке вакытта, шулай ук шимбә көннәрендә узарга мөмкин. Диспансеризация узган вакытта эш бирүче хезмәткәренең  хезмәт хакын саклап эштән азат итәргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру  “Озын һәм актив тормыш” илкүләм  проектының “Сәламәтлек һәркем өчен” федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев