Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Микроспория авыруы очраклары бар

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама, Зәй районы буенча территориаль бүлеге Зәй районында микроспория авыруы очраклары ачыклануын белдерә. Агымдагы елның 8 аенда шундый 19 авыру очрагы билгеләнгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда мондый диагноз куелучылар 2,4 процентка арткан.

Микроспория – организмның гөмбәләнү авыруы, анда тән тиресе, чәч зарарлана, кайбер очракларда тырнаклар да бозылырга мөмкин. Халык телендә аны тимрәү авыруы, дип йөртәләр. Инфекцияне йоктыруның төп чыганаклары – авыру песиләр һәм этләр. Кешегә ул әлеге хайваннар белән якын контактта булудан күчә. Авыру песи-этләрнең йоннары урын-урын коелган булырга мөмкин. Ә кайбер вакытта карап торырга сәламәт тоелган песиләр инфекция йөртүчеләр булып чыга.
Кешеләр тәнендә микроспория түгәрәк формада алсу төстәге тән кытыршыланып торган тамгалар белән билгеләнә. Ул бит, муен, җилкә тиресендә күпчелек күзәтелә. Ә баш тиресендә бу авыру барлыкка килгәндә урыны-урыны белән чәч кыркылган сымак кала.  
Микроспорияне булдырмау өчен балаларга хуҗасыз эт, мәчеләр белән уйнамаска кушарга кирәк. Әгәрдә йортыгызга эт-песи алсагыз иң башта аны ветеринар табибка күрсәтү мәслихәт. Очраклы рәвештә эт, мәчеләр белән якын контактта булганда кулны яхшылап юуу киңәш ителә. Бала авырып киткән очракта, аны балалар бакчаларына, мәктәпләргә җибәрмәскә, индувидуаль гигиена чараларыннан гына кулланырга, баш киемнәрен башка балалар белән алыштырмаска кирәк. Һәм әлбәттә инде кичекмәстән дерматологка күренеп, дәвалау чараларын башларга.     
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев