Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Кешеләр саулыгы өчен – заманча җиһазлар

Сәламәтлек сагы көндәлек кайгыртуны сорый торган тармак. Илебез, республикабыз, районыбызда да бу юнәлешкә һәрчак игътибар зур. Зәй үзәк дәваханәсе исә республикада беренчел медицина ярдәме учреждениеләре арасында заманча дәвалау ысулларын кулланып эшләүче билгеле дәвалау оешмаларының берсе.

Бу заманча төзекләндерү эшләренең даими башкарылуы, югары квалификацияле белгечләр эшләве, медицина учреждениеләрендә эш шартлары, аппаратлар, җиһазларның гел яңартылып торуына турыдан-туры бәйле. Быел гына да Зәй үзәк дәваханәсенә 42 млн. сумлык заманча медицина җиһазлары кайтартылган. Бу хакта үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов зур канәгатьлек белән сөйли.

- Бу 2025 ел безнең медицина учреждениесе үсеше өчен бик уңышлы ел булды. Безгә эндоскопик җиһазлы хирургия стойкасы, күптән көтелгән компьютер томографиясе, мамограф, уңайлы УЗИ аппараты,  ашказаны авыруларын тиз арада ачыклый торган ике эндоскоп,  ингаляцион наркоз өчен аппарат кайтартылды. Болар барысы да һичшиксез тиз арада диагноз куеп, дәвалау курсларын билгеләргә ярдәм итәчәк. Чөнки авыруны никадәр тизрәк стадиядә ачыклыйсың, шулкадәр аннан савыгу ихтималы да зуррак. Шунысы бар, әлеге яңа аппаратураларда тикшерү үткәрү, операцияләр ясау бары тик югары квалификацияле белгечләр билгеләве буенча башкарылачак. Операция ясау яңа хирургия стойкасында инде башкарыла башлады, ә компьютер томографиясе аппаратын шушы ике атна эчендә көйләп, эшкә кушу планы бар, - ди баш табиб.

Районыбызның билгеле табиб-хирургы, үзәк дәваханәнең хирургия бүлеге мөдире Магомед Мурзагов яңа медицина җиһазы белән тәүге операциясен ясады. Инде ун елдан артык хезмәт күрсәткән   эндоскопик җиһазлы хирургия стойкасы искерү сәбәпле, белгеч яңа җиһазны сөенеп кабул итүен әйтә.

“Заманча җиһазда эшләве яхшы. Әлеге эндоскопик хирургия стойкасы операцияләрне кешегә зур яралар ясамыйча, микроскоп күзәтүдә эшләргә мөмкинлек бирә. Ә зур яралар булмаганда пациентның тиз савыгу ихтималы зуррак, берничә тишек аша гына операция ясау җиңелрәк кабул ителә, яралар да тиз йомыла. Ә аппаратның яңа, заманча булуы уңышлы эшкә тулы гарантия бирә. Элеккесе инде искергән иде. Яңа аппаратурада экранда ап-ачык булып операция ясаласы урынны күрү, кирәк икән аерым өлешләрне зурайтып карау мөмкин. Аннан соң эчтә операция ясау өчен кулланыла торган ут уңайлы итеп көйләнгән, ул күзне камаштырмый. Һаваны җылыта торган компрессор да автомат рәвештә эшли, моның өчен аерым һава җылыту ысуллары кулланырга кирәк түгел. Без инде яңа җиһаз ярдәмендә үт куыгына берничә операция ясарга өлгердек. Яшь хирургларыбыз да заманча җиһаздан канәгать, мин аларның бу аппаратта даими эшләүләрен телим, алга таба әлеге юнәлештә курсларга да җибәрергә исәп бар”, - ди хирург.

Шулай ук, стомоталогия бүлегендә дә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында тора. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән башкарылучы төзекләндерү эшләре 53 млн. сум белән исәпләнә.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев