Исерткеч эчемлек куллану зыянлы
200дән артык авыру алкогольне чиктән тыш куллану белән бәйле, ә алкогольнең төрле авырулар барлыкка килүгә керткән өлеше 5тән 75 процентка кадәр, дип бәяли белгечләр.
— Суд-медицина экспертизалары нәтиҗәләрен анализлау күрсәткәнчә, агулануларның төп өлешен этил спирты тәшкил итә. Бу организмга метанол керүне контрольдә тотарга һәм суррогатлар белән көрәшергә генә түгел, гомумән, алкоголь куллануны киметергә кирәк дигәнне аңлата. Шунысы мөһим, дәүләт тарафыннан күрелә торган чаралар алкоголь куллануны, аның белән бәйле үлем һәм авырулар санын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде. Илебездә алкоголизмга каршы көрәштә 2 фәнни-практик үзәктә, 76 наркология диспансерында, 8 наркология хастаханәсе һәм аларның филиал челтәрендә медицина ярдәме күрсәтелә. Күппрофильле медицина оешмаларында 2,1 меңнән артык кабинет эшли, — ди район үзәк дәваханәсе табибнаркологы Илфат Салихов.
Ул билгеләгәнчә, 2023 ел белән чагыштырганда, 2024 елда районда алкоголизмның артуы күзәтелә. Табиб-нарколог фикеренчә, берьюлы күп алкоголь кулланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев