Йөрәк-кан авырулары кискенләшүен булдырмаска өндиләр
11 - 17 августта Россиядә Халыкара сәламәт йөрәк көненә багышланган йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау атналыгы уза.
Зәй районында да медицина хезмәткәрләре халыкка йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы турында мәгълүмат бирүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чараларны актив үткәрәләр.
14 августта Зәй район үзәк дәваханәсендә табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Айдар Фатыйхов йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар өчен “Йөрәк җитешсезлеге” дигән лекция үткәрде. Профилактика кабинеты шәфкать туташы мәгълүмати буклетлар өләште.
Акцияләр авыл җирлекләре ФАПларында да узды. Якты Күл авылы фельдшеры Людмила Милькова, Яңа Спасс авылыннан фельдшер Ирина Фадеева, Ал. Бистәсе ФАП мөдире Татьяна Илларионова профилактик чаралар турында сөйләделәр. Пусташит фельдшеры Тамара Москова шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары темасына әңгәмә үткәрде. Һәр урында кешеләрнең кан басымын үлчәү чаралары оештырылды.
Зәй район үзәк дәваханәсе белгечләре район халкын сәламәтлеккә игътибарлырак булырга һәм вакытында табибларга мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев