Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Йөкле хатын-кызлар белән психолог эшли

Демография мәсьәләсе мөһим темаларның берсе.

Зәй үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясендә йөклелекне өзәргә теләүчеләр белән бу уңайдан аерым профилактик эш алып барыла. Хәзер исә хатын-кызлар белән сөйләшүне клиника психологы да башкара. Бу җаваплы хезмәткә махсус курслар үткән белгеч Регина Галимова билгеләнгән.

— Һәр көн саен абортка кадәр консультация кабинетында мин психолог буларак йөкле хатыннар белән сөйләшүләр үткәрәм. Кайвакыт кешегә чын күңелдән сөйләшеп, шик-шөбһәләренән котылу җитми. Яхшылап аңлаткач йөклелекне өзәргә теләүчеләр арасында да кире уйлаучылар була. Бирегә шулай ук борчулары белән уртаклашырга йөклелек буенча диспансер исәбендә торучылар да мөрәҗәгать итә, — ди Регина Галимова.

Бүгенге көндә дәваханәнең акушерлык бүлегендә диспансер исәбендә 120 йөкле хатын тора.

Айгөл Яруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев