Йогышлы авырулардан ничек сакланырга?
Кыш көне салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек ничек сакланырга?
"Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин бу уңайдан киңәшләрен бирә.
—Респиратор вируслар белән иң күп авыру салкын сезонга туры килә, чөнки кояшлы көннәр саны кими һәм кеше организмы D витамины кытлыгыннан интегә, ул иммун системасының нормаль эшләве һәм йогышлы авырулар белән көрәшү өчен җавап бирә. Кышын кешеләр ябык биналарда күбрәк вакыт үткәрәләр, анда вируслар бер кешедән икенчесенә җиңел күчә.
Авыруны йоктырудан сак-лану өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, саф һавада күбрәк йөрергә, актив ял итәргә, баланслы тукланырга, кешеләр күп җыела торган урыннарда битлек киеп йөрергә кирәк.
Авыру билгеләре булган кешеләр белән якын элемтәгә кермәскә, биткә куллар белән кагылмаска һәм кулларны сабын белән юарга киңәш ителә.
Авырган очракта, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авызны кул белән капларга, кулларны мөмкин кадәр ешрак юарга яки антисептик сибәргә. Эшкә йөрмәскә һәм авыру баланы күмәк коллективларга җибәрмәскә, шулай ук кешеләр җыела торган урыннарга бармаска.
Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев