Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Илфат Салихов: «Тәмәке тартучы янында басып тору да зыянлы»

Тәмәке тарту сәламәтлеккә зур зыян китерә. Район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Илфат Салихов бу начар гадәтне ташларга карар итүчеләргә киңәшләрен бирә.

Тәмәке тарту сәламәтлеккә зур зыян китерә. Район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Илфат Салихов бу начар гадәтне ташларга карар итүчеләргә киңәшләрен бирә.

– Соңгы елларда район үзәк дәваханәсендә табиб-наркологта тәмәкегә бәйлелек буенча исәптә торучылар юк. Күпләр үзенең тәмәкегә бәйлелеген танудан, “табибта исәптә” торудан курка. Ә бит табиб-нарколог мөһим дәвалау ысулларын билгеләп, пациентка бәйлелектән котылырга ярдәм итә ала. Әлбәттә, пациентның үзеннән ихтыяр көче һәм зур сабырлык, тырышлык таләп ителә.
Ләкин ахыргы нәтиҗә моңа лаек! Беркемгә дә сер түгел, тәмәке тарту гомерне кыскарта һәм төрле хроник авыруларга, хәтта онкологиягә китерә. Тәмәке төтене, инженерлык торбалары чүп-чар белән тулган кебек, кан тамырларын тыгылдыра. Ә моңа шикәр чире дә өстәлсә, дәвалану күпкә авыррак бирелә. Мин үзем дә кайчандыр тәмәке тарткан кеше. 22 яшьтә тәмәке тарта башладым. Ул вакытта бу модада иде. Тәмәкене ташларга ниятләсәң, дуслар төрттерә башлый, шуңа күрә дус-иптәшләр арасында тәмәке тартучылар булганда, аны ташлавы бик авыр. Беренче тапкыр 30 яшьтә тәмәке тартуны ташладым, 5 ел тартмадым. Аннан тагын мавыгып киттем. Ә 35 яшьтән соң инде бөтенләй баш тарттым. Һәм тәмәке тарту яхшыга илтми дигән нәтиҗәгә килдем.

Бүгенге көндә яшьләр арасында электрон тәмәке популяр. Шундый ышануда бар, янәсе, ул күпкә зарарсыз. Һәр җитештерүче үз продуктын күбрәк сатып алсыннар өчен популяр итәргә тырыша.
Теләсә нинди тәмәке бәйлелеккә китерә. Электрон тәмәкегә нинди матдәләр өстәлгәнлеге турында уйланырга да кирәк. Даими рәвештә үпкәләр аша чиста җылы пар суласаң да, иртәме-соңмы бу яман шеш авыруларына китерәчәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физик культура белән шөгыльләнергә, профилактик медицина тикшерүләрен вакытында үтәргә киңәш итәм. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен 8 миллионнан артык кеше тәмәке тартудан үлә. Тәмәке төтенен тәмәке тартмаган кешеләр дә суларга мәҗбүр була. Тәмәке тартучы янында басып тору да зыянлы булуын онытмаска кирәк. Россиядә җәмәгать һәм эш урыннарында тәмәке тартучы тулысынча тыюны истә тоту мөһим. Тәмәке продукциясен рекламалау тыела, ә кибетләрдә мондый товарны ачык килеш урнаштырырга ярамый. Балигъ булмаганнарга
тәмәке сату тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев