Илфат Салихов: «Алкоголизм кешенең сәламәтлеген, рухын җимерә»
12 — 18 июньдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы алкогольдән баш тарту атналыгы игълан итте.

Бер атна алкоголь кулланмыйча организмның гомуми торышын яхшыртырга була.
— Эшкә яраклы халыкның үлеменең төп факторларының берсе — алкоголь куллану. Агымдагы ел башыннан районда алкоголизмнан үлү очраклары теркәлмәде, әмма алкогольне даими куллану кеше гомерен кыскарта торган төрле авырулар үсешенә китерә. Мәсәлән, алкоголь онкология — авыз куышлыгы, ашказаны, бавыр, туры һәм юан эчәклек, тамак шеше куркынычын арттыра, ә хатын-кыз алкоголизмы күкрәк бизе яман шешен китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, алкоголь баш миенә һәм нерв системасына зыян сала, йөрәк авырулары үсешенә китерә, — ди район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Илфат Салихов.
Хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә алкоголизм диагнозы куелган 250 кеше исәптә тора. Агымдагы елның апреленнән алкоголизмга каршы көрәшкә юнәлдерелгән «Аеклык ноктасы» дәүләт программасы буенча ирле-хатынлы бер гаилә дәвалана. Кечкенә балалары булган ир белән хатын авыр тормыш хәленә төшкән һәм хәзер алар ярты ел дәвамында социаль хезмәткәрләр, табиб-наркологлар һәм психологлар күзәтүе астында булачак, белгечләр аларга алкогольгә бәйлелекне җиңәргә һәм нормаль тормышка кайтырга ярдәм итәчәк. 2018 елдан бирле районда «Аеклык ноктасы» программасы буенча алкоголизм һәм наркоманиядән тугыз хатын-кыз комплекслы дәвалану алган.
— Районда алкоголь кулланучылар саны арта бара. Шулай ук алкоголь кулланып агуланучылар зур борчу тудыра. Атналыкта алкогольле эчемлекләрдән баш тартып, баш мие һәм нерв системасы эшен активлаштырырга, кәефне яхшыртырга, йокыны ныгытырга киңәш итәм, — ди Илфат Салихов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев