Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яшүсмерләр өчен профилактик чаралар

Яшь буынга наркотикларның зыяны турында даими аңлату эшләре алып бару Зәй үзәк дәваханәсендә көнүзәк профилактик чараларның берсе.

Җәйге чорда медицина хезмәткәрләре мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларена чыгып балалар белән әлеге темага әңгәмәләр алып баралар, начар гадәтләрнең зыяны турында аңлаталар.

Шундый профилактик чараларны үзәк дәваханә фельдшерлары еш үткәрә.

— Наркотик матдәләр беренче тапкыр кулланганда ук баш миендә үзгәрешләр барлыкка китереп, бу матдәләргә бәйлелек хасил була. Яшүсмерләр организмына алар аеруча тәэсир итә, чөнки әле үсеп, чыныгып бетмәгән буынга ул һәръяклап стресс тудыра. Башта алкогольле эчемлекне, тәмәкене тәмләп карау, акрынлап зур дозалар куллануга китерергә мөмкин. Аеруча электрон сигаретлардан ерак тору мөһим, алар барысы да сиздерми генә үлемгә китерә торган афәтләр, — диләр медицина хезмәткәрләре.

Мондый мавыгулар колы булмас өчен һәр яшь кешенең сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, спорт белән шөгыльләнүе, даими төстә профилактик медицина күзәтүләре үтеп торуы кирәк.

фотолар район үзәк дәваханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев