Яшь кызлар өчен мөһим очрашу
Зәй яшьләре үзәк дәваханә табиб — гинекологы Любовь Борисова белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алды.
Яшьләр үзәгендә үткән мәгълүмати чарада белгеч кызлар өчен репродуктив системаның сәламәтлеге һәм хатын-кыз саулыгын иртә яшьтән кайгырту мөһимлеге турында сөйләде. Үсмерләр белән бәйле гигиена һәм психология мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар еш кына сөйләргә ояла торган сорауларга компетентлы җаваплар алдылар.

Очрашу ачык әңгәмә форматында узды, бу ышанычлы атмосфера булдырырга мөмкинлек бирде.
фотолар яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев