Яман шешкә каршы бергәләп
Бүген, 4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Ел саен 4 февральдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне кысаларында берләшә. Бу инициатива онкология авырулары турында хәбәрдарлыкны арттыруга, аларны профилактикалауга, иртә ачыклауга һәм дәвалауга юнәлдерелгән.
Россиядә күптән түгел булган хөкүмәт карары мөһим адым булды, ул 2026 елдан яман шеш авыруына шикләнелгән пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең катгый срокларын раслады. Бу диагностиканы һәм дәвалауны башлауны шактый тизләтергә тиеш. Экспертлар сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм даими профилактик тикшеренүләр куркынычын киметүдә төп факторлар булып кала, дип искә төшерә белгечләр.
фото:Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев