Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яллар күңелле, имин үтсен дисәк...

Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы Яңа ел бәйрәмнәрендә җәрәхәтләрдән ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшләрен бирә.

Яңа ел каникуллары да җитте. Еш кына бу чорда район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлегенә аяк-кулларын имгәтеп, югары температура, агулану билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр арта. Баш табиб Айдар Фатыйхов зәйлеләргә бу чорда үз сәламәтлегеңне ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләрен бирә.


Яңа ел бәйрәмнәре — ашказаны өчен сынау

Яңа ел төне, аннан соң да озакка сузылган яллар — ашказаны өчен зур сынау. Кызганыч, бәйрәмнәрдән соң ашказаны, йөрәк-кан тамыры авырулары белән, агуланып дәваханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Бәйрәм арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар да күбәя. Аракы йөрәккә дә начар тәэсир итә.

-Шуны истә тотарга кирәк: алкоголь, татлы, майлы, ысланган һәм тозлы ризыклар куллану азык-төлек контролен көчсезләндерә һәм боза. Көчле авырту һәм агулану билгеләре булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, — ди Айдар Фатыйхов.

Физик активлык

Чаңгыда, тимераякта шуу, чана шуу — болар барысы да яхшы, әмма һәрчак акыл белән ял итә белергә кирәк. Алкоголь кулланучылар ситуацияне контрольдә тота алмый. Балаларны күмәкләп таудан шуа торган урынга алып барсагыз, контрольдә тотыгыз.

-Тюбингларда шуганда сак булыгыз. Алар кышкы уеннар өчен иң куркынычы дип санала. Ял итү өчен куркынычсыз урыннарны сайларга, балаларны күзәтергә, игътибарлы булырга киңәш итәм, — ди табиб.

Кышкы аяк киеме тайса, төрле имгәнүләр булырга мөмкин. Аяк астына карамыйча, телефонга алданып бару да җәрәхәтләр алуга китерә.

— Бәйрәм көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәте һәм кабул итү бүлмәсе ял көннәрсез эшли, билгеле бер көннәрдә дежур табиблар кабул итә, — ди Айдар Мөхәммәтнурович.

Травма алган очракта ул үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакыртырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев