Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Гриппка каршы вакцина ясый башладылар

Район үзәк дәваханәсе халык сәламәтлеген кайгыртып, гриппка каршы прививка ясау кампаниясен башлап җибәрде.

Белгечләр әйтүенчә, хәзер прививка ясату өчен иң кулай вакыт, чөнки иммунитет ике атна дәвамында формалаша. Беренче булып прививканы баш табиб Айдар Фатыйхов үзе ясатты. 

“Грипп – куркыныч вируслы авыру, ул җитди ялкынсынуларга китерергә мөмкин, бигрәк тә балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулардан интегүчеләргә аны тиз арада ясатырга кирәк. Вакцинация, беренчедән,  инфекция йоктыру куркынычын киметә, икенчедән, авырган очракта аның барышын җиңелрәк кичерүгә китерә, өченчедән, без әйләнә-тирәдәге медицина күрсәтмәләре буенча прививка ясарга ярамаучыларны да үз гамәлебез белән сакларга бурычлы”, – ди баш табиб.

Быел районда дүрт валентлы вакцина гамәлдә, ул берьюлы дүрт штамм грипптан саклый. Шулай ук пневмококк инфекциясеннән прививка ясату мөмкинлеге дә бар, аны 5 елга бер тапкыр ясарга тәкъдим ителә.

Вакцина ясату аеруча мөһим булган категорияләр:

• балалар һәм яшүсмерләр;
• йөкле хатыннар;
• 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;
• медицина хезмәткәрләре;
• хроник авырулардан (диабет, астма, йөрәк авырулары һ. б.) интегүчеләр.

Вакцинация үтү өчен үзәк дәваханәнең  прививка ясау  кабинетына яки яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививка бушлай ясала һәм берничә минут кына вакытны ала.

 «Грипп даими рәвештә мутацияләнә, шуңа күрә иммунитет тотрыклы түгел. Прививкадан соң иммунитет  формалашу өчен ике атна вакыт кирәк. Кагыйдә буларак, авыручылар саны салкыннар башлану белән арта, шуңа күрә алдан ук вакцинация үтү яхшы”, – ди Айдар Мөхәммәтнурович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев