Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Гриппка каршы прививка ясатуның биш сәбәбе

Гриппка каршы прививка ясау кампаниясе бара.

Көзен-кышын грипп белән авыру куркынычы бермә-бер арта. Ул йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Шуңа күрә соңгы елларда гриппка каршы вакцина ясауга зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин грипптан саклану өчен прививка ясатуның биш сәбәбе турында сөйли.

— Шуны истә тотарга кирәк: грипп ОРВИга караганда авыррак уза һәм пневмония, хроник, йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек өзлегүләргә китерергә мөмкин. Вакцинация грипптан үлүчеләр санын 41 процентка киметә, 80-90 процент очракта грипп йоктыру куркынычын булдырмый кала.

Беренчедән, вакцинация авыру куркынычын да, өзлегүләр барлыкка килүне дә булдырмый калырга сәләтле.

Икенчедән, прививка ясату — гаиләңне һәм якыннарыңны авыру йоктырудан саклауның гади һәм нәтиҗәле ысулы. Чөнки әлеге процедура балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча мөһим.

Өченчедән, гриппка каршы вакцинация икътисади яктан отышлы, чөнки авыруны һәм аның нәтиҗәләрен дәвалау чыгымнары шактый артыкка төшәчәк.

Дүртенчедән, гриппка каршы вакцина нәтиҗәле һәм куркынычсыз.

Бишенчедән, гриппка каршы прививка ясату халык өчен иң кулай процедураларның берсе булып тора.

Грипп белән безнең һәреберебез авырырга мөмкин, хәтта иммунитеты көчле булган кешеләр дә. Шуңа күрә вакцинациядән баш тартырга кирәк түгел. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада, балалар бакчасында, мәктәптә, сәнәгать предприятиесенең сәламәтлек пунктында ясатырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев