Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Гепатит пычрак куллар аша йога

Гепатит вирусының берничә төре була. А, Е гепатитлары эчәк инфекциясе булып санала, гадәттә, пычрак куллар аша йога, В, С, Д вируслы гепатит кан аша күчә.

Кешеләрдә иң еш очрый торганы — А гепатиты. А гепатиты куркыныч авырумы, аннан сакланып буламы? Без Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы Ринат Насыйбуллин белән бу уңайдан әңгәмә кордык.

-Ринат Миңнуллович, А гепатиты нинди авыру һәм ул нәрсәсе белән куркыныч?

— А гепатиты яки халык телендә «сары авыруы» дип йөртелүче авыру — бавырга зыян салучы йогышлы авыру ул. Чир бер кешедән икен¬¬че кешегә азык-төлек, су коенганда, авыру кеше белән көнкүрештә аралашканда, пычрак куллар аша йога. Эпидемиологлар аны еш кына «пычрак куллар» авыруы дип тә атый. Гадәттә авыру көз-кыш айларында көчәя.

-Авыруның беренче билгеләре нинди?

— Авырунын билгеләре: ашказаны-эчәк системасы зарарлана, температура күтәрелә, тән, бәвел, тизәк төсе үзгәрә. Вакытында табибка мөрәжәгатъ итмәгәндә, авыруның хәле начарланырга мөмкин.

-А гепатиты белән кем ешрак авырый?

— Инфекция балалар бакчасында, уку йортында, коллективта, гаиләдә дә йога ала. А гепатиты белән зурлар да, балалар да авырый, әмма зурларда ул авыррак уза. Авыруның нәтиҗәсе савыгу белән тәмамлана, әмма сирәк кенә үлем очраклары да теркәлә. Авырган кеше озак кына диета тотарга тиеш була.

-Бу авырудан ничек сакланырга соң?

-Билгесез су чыганакларыннан кайнамаган су эчмәскә, гигиена таләпләрен үтәргә, яшелчә, җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга, теләсә нинди туклану нокталарында, урамда сатылучы шикле ризыклар белән тукланмаска, бигрәк тә җәйге чорда. А гепатитына каршы вакцина ясату — иң үтемле чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев