Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Февраль — талпан энцефалитына каршы вакцина ясату өчен иң яхшы вакыт

Республикада 2024-2025 елларның кышкы-язгы чорында атмосферада һава температурасының нормадан югары булуы, ягъни җылы һава торышы саклануы күзәтелә, бу вируслы энцефалит таратучы талпаннарның тереклек эшчәнлеге шартларына йогынты ясарга мөмкин.

Талпаннар кышкы йокыдан иртә язда уяна, шуңа күрә инде март-апрельдә аларны табигатьтә очратуга әзер булырга кирәк.
Талпаннардан күчүче барлык авырулардан прививкалар әлегә эшләнмәгән, әмма талпан энцефалитыннан прививка ясатырга мөмкин һәм бу кирәк тә, ди белгечләр.

«Талпан энцефалитыннан вакцинациянең тулы курсы өчен ай ярым вакыт кирәк. Шуңа күрә яңа сезонга алдан әзерләнергә кирәк. Февраль — вакцинация башлау өчен оптималь вакыт. Беренче чиратта һөнәре белән бәйле рәвештә хәвеф төркемнәрендәге затлар мәҗбүри вакцинацияләнергә тиеш. Бу талпаннар белән контактта булу куркынычы зур булган эшләр башкаручыларга кагыла, алар — агач әзерләү, авыл хуҗалыгы һәм гидромелиорация эшләре, экспедицияләр, урман чистарту һәм төзекләндерү, талпаннар күп булган урыннарны эшкәртүчеләр һ.блар. Зәй районы территориясе Россия Федерациясе субъектларының вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик административ территорияләре исемлегенә кертелгән. Вакцинация ике тапкыр үткәрелә, беренче һәм икенче прививкалар арасында минималь интервал бер ай булырга тиеш. Вакцинациядән соң иммунитет булдыру өчен кимендә ике атна кирәк, шуңа күрә прививка ясату курсын (ике прививка) имин булмаган территориягә китәргә ике атнадан да соңга калмыйча тәмамлау зарур. Талпан вируслы энцефалитына каршы иммунитетны хуплау өчен бер елдан ревакцинация ясау мөһим. Аннан соңгы ревакцинацияләр 3 ел саен үткәрелә», — ди Роспотребнадзорның Зәй бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйбуллин.

Бу контингентларга вакцинация медицина оешмаларында бушлай үткәрелә. 

 

2025 елда талпан вируслы энцефалитына каршы иммунизациягә 15173 кеше планлаштырылган (вакцинация — 6465, ревакцинация — 8708).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев