Февраль аенда нинди прививкалар ясатырга кирәк?
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт февральдә нинди прививкалар ясарга кирәклеген хәбәр итә.
Өлкәннәргә столбняк һәм дифтериядән ревакцинация үтәргә кирәк (мондый прививка һәр 10 ел саен ясала).
Балаларга кызамык, эпидемик паротит, кызылча (краснуха), полиомиелит, коклюш, столбняк, дифтериядән, шулай ук гемофилия һәм пневмококк инфекцияләреннән прививка ясатырга киңәш ителә.
65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулардан интегүчеләргә пневмококкка каршы вакцинация тәкъдим ителә. Балачакта ветрянка белән авырмаучылар өчен мондый төр прививканы ясату мөһим.
Чит илгә сәяхәт планлаштыручылар өчен билгеләнгән төбәкләрдә таралган авырулар турында алдан белү һәм тиешле прививкаларны ясату яхшырак, бигрәк тә сәфәр сары бизгәк (желтая лихорадка) куркынычы зоналары белән бәйле булса.
Авыруларны профилактикалау — «Озакка сузылган һәм актив тормыш» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру юнәлешләренең берсе. Әлеге проект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының дәвамы булып тора, аны 2024 елда гамәлгә ашыру тәмамланды.
Яңа илкүләм проект буенча эшчәнлек 2025 елның 1 гыйнварыннан башланды һәм 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев