Эчәк инфекциясеннән ничек сакланырга?
Сәламәтлек

Эчәк инфекциясеннән ничек сакланырга?

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин киңәшләре.

"Кискен эчәк инфекцияләре — киң таралган патология, ул барлык йогышлы авырулар арасында икенче урында тора.

Күп очракта бу авыру гигиена кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Гадәттә, җәй-көз көннәрендә күзәтелә. Эчәк инфекциясе вакытында күңел болгана, эч китә, кайвакыт баш әйләнергә, тән температурасы күтәрелергә мөмкин, костыра.

Авыруны кисәтү өчен гади генә гигиена таләпләрен үтәү дә җитә: кулны сабын белән ешрак юарга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне яхшылап юып ашарга, шикле урында ризык сатып алмаска, тиз бозыла торган, куллану вакыты чыккан продуктлар белән сак булырга кирәк. Авыруны чебен-черки дә таратырга мөмкин", –ди Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин.


Нет комментариев