Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Диспансерлаштыру — үзебез өчен

Районда агымдагы елның беренче кварталында авылларда яшәүче 245 өлкән кеше диспансерлаштыру узды.

Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә. Һәм бу очраклы түгел. Нәкъ менә 1948 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Уставы үз көченә керде.

Бу дата алдыннан «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге һәм район үзәк дәваханәсе белгечләре 65 яшьтән өлкәнрәк авылда яшәүчеләрне диспансеризация үткәрү буенча агымдагы елның беренче кварталында уртак эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Өч ай эчендә район дәваханәсенә диспансерлаштыру узу өчен 65-92 яшьлек 245 авыл кешесе китерелгән. Аларның 21е инвалидлык төркеменә ия. Өлкәннәрне медицина оешмаларына «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге транспорты йөртә.

Үткәрелгән диспансеризация нәтиҗәләре буенча 68 кешегә мөстәкыйль кабул итү өчен препаратлар билгеләнгән, 19 кешегә алдан билгеләнгән дәвалау протоколы үзгәртелгән.

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансеризация узу өчен шәһәр поликлиникасына алып килү «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Диспансерлаштыру йөрәк-кан тамыры авырулары, онкология, ашказаны, үпкә авыруларын башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә. Авыру табылган очракта өстәмә тикшеренүләр билгеләнә, даими күзәтү алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев