Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диспансеризация — сәламәтлеккә җитди контроль ул

Зәй үзәк дәваханәсе медицина бригадасы агымдагы елның беренче эш көненнән хезмәт коллективларына чыгып диспансеризация үткәрергә кереште.

Шулай ук авыл җирлекләре фельдшер –акушерлык пунктларына килеп тә авыл кешеләренең сәламәтлек торышын тикшерү көнүзәгендә. Инде бүгенге көнгә диспансеризация үтүне Югары Мәлем, Сармашбаш һәм Аксар авылларында оештырганнар. Бу атнада безнең “Зәй-информ” оешмасына да медицина бригадасы килде. 
Табиб-терапевт Анастасия Назарова җитәкчелегендә профилактика кабинеты шәфкать туташы Регина Галимова, ЭКГ тикшерүләре үткәрүче шәфкать туташы Гөлнәзирә Ахунова, кан анализлары алучы белгеч Индира Хәсәновадан торган  бригада бер сәгать эчендә 18 кешегә медицина тикшерүләре үткәрделәр. 
- Диспансеризация  —  ул һәркемгә үз сәламәтлеген түләүсез рәвештә тикшерү мөмкинлеге бирүче мөһим процедура. Чөнки  диспансеризациягә төрле куркыныч авыруларны башында ачыклауга юнәлтелгән күп төрле тикшерүләр керә. Хәтта анкета тутырганда ук кешеләр үзләрен борчыган проблемалар турында җиткерәләр, табибларга кайсы органнарга игътибарны ныграк юнәлтергә икәнлеген аңларга мөмкинлек бирәләр. Бу югары кан басымы, төрле эчке органнарның борчуы белән бәйле. Шулай ук эчәклекләр торышын тикшерү өчен анализ,  хатын-кызлар өчен маммография, ир-атларга  ПСА анализы, сыек  цитология анализлары яман шеш авыруларын башлангыч стадиядә ачыкларга һәм дәваларга ярдәм итә. Шуңа күрә диспансеризация үтүдән баш тартырга киңәш итмим, - ди Анастасия Назарова.
Мәгълүмат өчен:  диспансеризация үтәргә теләүчеләр район үзәк дәваханәсе поликлиникасында беренче катта  103Б һәм 104Бкабинетларына мөрәҗәгать итә алалар. Диспансеризацияне 18-39 яшьлекләр өч елга бер мәртәбә, ә 40 яшьтән соң ел саен үтәргә тиешләр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев