Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Демография — көнүзәк мәсьәлә

Зәй медицина хезмәткәрләре алдында төп бурыч — үлүчеләр санын киметү, профилактик тикшерүләрне йөз процент үткәрү.

Район үзәк дәваханәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Медицина хезмәткәрләре белән очрашуга район башлыгы Разиф Кәримов килде. 

Район сәламәтлек саклау сис-темасында 750 кеше эшли, шулардан 77се — табиб һәм 419ы — урта һөнәри белемле медицина хезмәткәре. 

Бирелгән статистикага караганда, узган ел халыкның уртача гомер озынлыгы 70 яшьтән 72 яшькә кадәр арткан. Кеше үлеменә китергән төп сәбәпләр булып элеккечә кан әйләнеше системасы авырулары (40 процент), яман шеш (17,2), сулыш органнары авырулары (9), ашкайнату органнары авырулары (8,4), бәвел-җенес системасы авырулары (3,7 процент) тора.

Вакытында профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрелү нәтиҗәсендә иртә стадиядә онкологик авыруларны ачыклау мөмкин булган. 

«Сәнәгать диспансеризациясе» республика проекты кысаларында 2024 елда район дәваханәсенең мобиль медицина бригадалары Зәйнең эре сәнәгать предприятиеләрендә 7 меңгә якын хезмәткәргә диспансеризация үткәргәннәр. 

Район үзәгеннән ерак булган торак пунктларда яшәүчеләргә дә медицина тикшерүләрен урыннарга барып үткәрүне халык көтеп ала. Узган ел, мәсәлән, мобиль поликлиника ярдәмендә табиб-белгечләр 498 авыл кешесен караган, 715 флюо-рографик һәм 632 маммографик тикшеренүләр үткәрелгән. Гомумән, узган ел районның 46 фельдшер-акушерлык пунктында 43987 авыл кешесе төрле медицина ярдәме алган.

— 2025 елга төп бурычлар булып үлүчеләр санын киметү, өлкәннәр арасында аерым төркемнәргә диспансеризация үткәрү һәм халыкка йөз процент профилактик медицина тикшерүләре уздыру кала, — диде чыгышында баш табиб Айдар Фатыйхов. Бу юнәлештә ул медицина персоналы алдына билгеле максатлар куйды.

Разиф Кәримов халыкны дару препаратлары белән тәэмин итү, дәваханәгә медицина кадрларын җәлеп итү һәм башка стратегик мөһим юнәлешләр буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Ул коллективка нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Югары профессионализм һәм сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән поликлиниканың неврология бүлеге мөдире, табиб-невролог Александр Мороз, гомумпрактика табибы Айрат Фәтхуллин, шәфкать туташы Наталья Илехметкина бүләкләнделәр. Ә башкарма комитет Рәхмәт хатларына табиблык амбулаториясе фельдшеры Яна Белобородова һәм үзәк дәваханә кастеляншасы Лера Черяшева лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев