Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты Зәй районы авылларында яшәүче өлкәннәр сәламәтлекләрен тикшерә

«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында Зәй районында халыкны диспансерлаштыру буенча киң күләмле эш алып барыла.

 

Районның ерак авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә аерым игътибар бирелә.

Диспансерлаштыруның беренче һәм бик мөһим этабы урыннарда - фельдшер-акушерлык пунктларында һәм табиб амбулаторияләрендә уза. Нәкъ менә фельдшерлар һәм шәфкать туташлары пациентларны беренчеләрдән булып программа белән таныштыралар,  беренчел тикшеренүләрне үткәрәләр һәм Зәй район үзәк дәваханәсе белгечләреннән алга таба консультацияләр алу өчен документлар әзерлиләр.

Эш әзерләнүдән башлана. Бура-Киртә ФАПы фельдшеры Равия Садыйкова һәм Югары Шепкә табиблык амбулаториясе шәфкать туташы Наталья Хәбибрахманова халыкка актив мәгълүмат җиткерәләр, процедураның этапларын аңлаталар һәм халыкка тикшерүгә әзерләнергә булышалар.

Суык-Чишмә ФАПы фельдшеры Гөлшат Заһидуллина һәм Әхмәт ФАПы мөдире Зөлфирә Шәмсетдинова да  табибка кадәр тикшерүләр үткәрәләр, кан басымын, авырлыкны үлчиләр, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен билгелиләр. Бу беренчел скрининг куркыныч факторларны ачыкларга һәм пациентны кирәкле белгечкә җибәрергә мөмкинлек бирә.

Ләкин авыл табибларының эше моның белән генә чикләнми. Иң мөһим юнәлеш – халык арасында сәламәтлекне саклау буенча аңлату эшләре алып бару. Александр Бистәсе ФАПы мөдире Татьяна Илларионова үз пациентлары өчен артериаль гипертония темасына «Сәламәтлек мәктәбе» үткәрде. Дәрестә бу киң таралган авыру турында нәрсә белергә кирәклеген җентекләп тикшерделәр. Мондый сәламәтлек дәресләре халыкка дәвалану алырга гына түгел, ә авыру белән нәтиҗәлерәк көрәшү өчен үз авыруларын аңларга да ярдәм итә.

Аз хәрәкәтчән гражданнарга аерым игътибар бирелә. ФАПка мөстәкыйль рәвештә килә алмаучылар өчен фельдшерлар өйләренә баралар. Ә 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен социаль яклау хезмәте белән хезмәттәшлек җайга салынган. Аларны махсус транспортта Зәй район үзәк дәваханәсе поликлиникасына диспансерлаштыруның икенче - тирәнәйтелгән этабын узу өчен китерәләр. Биредә ФАПта алган нәтиҗәләр нигезендә табиб-белгечләр диагноз куялар һәм кирәкле киңәшләр бирәләр.

22-28 сентябрьдә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансерлаштыруның һәм профилактик тикшерүләрнең мөһимлеге турында мәгълүмат бирү атналыгы уздыра. Диспансеризация  авыруны иртә стадиядә ачыклау һәм аның үсешен булдырмау өчен мөһим.

Фотолар район үзәк дәваханәсеннән.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев