Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Бура-Киртәдә сәламәт яшәү серләре белән бүлештеләр

Безнең Бура-Киртә авылы китапханәсендә хезмәтен бик яратып башкаручы Альбина Мөхәммәтшина эшли.

7 апрельдә Сәламәтлек көне уңаеннан ул бик кызыклы чара уздырды. 

Китапханәгә авылыбызның олысы-кечесе җыелды. Альбина сәламәт яшәү серләрен аңлатты. Язучыларыбызның сәламәт яшәү серләре турында язмаларын кызыксынып тыңладык. Гөлсинә апа Мөхәммәтшинаның олы яшьтә булуына карамастан, озын шигырьне яттан сөйләвенә таң калдык. Кызлар сәламәтлек турында бик сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар.

Кичәбезнең икенче өлешендә скандинавия таяклары белән йөрү буенча бик кызыклы скетч уйнадык. Өченче өлештә үләннәрнең шифалары турында ишетеп, татып карадык. Мәсәлән, Фәния апа елдан артык кишер яфрагын төнәтеп эчкән, күз күрүе яхшырган. Кабакны киптереп ясаган кофесы искитмәле тәмле иде.

Рәбига апа ничек тозлы кәбестә ясавы турында сөйләде. Ә тәме искитмәле, файдасы да шаккатмалы. Халидә апа кипкән үлән яфраклары шифасын әйтеп узды. 

Альбинага безгә шундый кирәкле бай мәгълүмат биргән өчен авылдашлар исеменнән рәхмәтемне белдерәм. 

Җәннәт Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев