Борис Шабанов: «Диспансеризация яман шешне иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә»
4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелде.
Аның төп максаты – онкология авырулары проблемасына җәмгыять игътибарын җәлеп итү, профилактиканың һәм авыруны иртә стадиядә ачыклауның мөһимлеген искәртү. Кызганычка каршы, бу авыру районыбызны да читләтеп үтми. Бу турыда район үзәк дәваханәсе онкологы, табиб-хирург Борис Шабанов сөйли.
- 2025 ел мәгълүматлары буенча, Зәй районында, шулай ук бөтен Татарстан Республикасы буенча кебек, онкологик авырулар арасында беренче урында эчәк рагы тора. Икенче урында - тире рагы, шул исәптән меланома, өченче урында — күкрәктә яман шеш. Шулай ук үпкәдә яман шеше авыруы да еш очрый.
Авыруларның шактый өлеше диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр вакытында ачыклана. Беренче чиратта бу сөт бизе, эчәклек, простата бизе яман шешләренә, шулай ук гинекологик онкологик авыруларга кагыла.
Диспансеризация кысаларында хатын-кызларга маммография үткәрелә, цитологиягә мазок алына. Ир-атлар ПСА анализы һәм уролог консультацияләре уза. Үпкә яман шешен иртә стадиядә ачыклау өчен ел саен флюорография үтү мөһим.
Онкология авырулары еш кына өлкән яшьтәге кешеләрдә ачыклана. Төп куркыныч төркем – 60 яшьтән өлкәнрәк пациентлар. Әгәр кеше үзендә борчый торган симптомнар – авырту-сызлану, озакка сузылган йөткерү, кискен авырлык югалтуны сизсә, ул терапевтка да, турыдан-туры онколог табибка да мөрәҗәгать итә ала. Кирәк булганда, пациент өстәмә тикшерүләргә җибәрелә: болар - ФГДС, колоноскопия, УЗИ һәм башка тикшерүләр.
2026 елның гыйнвар аена район үзәк дәваханәсендә онкология авыруларының 37 яңа очрагы теркәлде. Хәзерге вакытта диспансер исәптә барлыгы 1620 кеше тора.
Профилактиканың төп чарасы – бу даими рәвештә диспансеризация һәм һөнәри тикшерүләр узу. Авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, уңышлы дәвалану мөмкинлекләре шулкадәр югарырак була.
Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында үткәрелә.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев