Белгеч киңәше
Халыкка мәгълүмат җиткерү максатыннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең (Татарстан) Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре, Зәй районы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин респиратор инфекция турында сөйли. Сүз микоплазмалы респиратор инфекция турында.
- Микоплазмалы респиратор инфекция – ул аерым төр бактерияләр (Mycoplasma pneumoniae) китереп чыгарган сулыш юлларының йогышлы авыруы. Еш кына ул озакка сузылган салкын тию яки үпкә ялкынсынуы формасында уза. Бу инфекциянең бактерияләре гадәти антибиотикларга (пенициллиннарга, цефалоспориннарга) чыдам.
Аны тиз йоктыру төркемендә булганнар ешрак мәктәп яшендәге балалар, өлкәннәр (65+) һәм хроник үпкә авырулары булган кешеләр авырый. Авыру бер кешедән икенчесенә һава-тамчы юлы белән (йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә) күчәргә мөмкин.
Төп симптомнар
Авыру акрынлап башлана. Әгәр озакка сузылган, коры, хәлдән тайдыргыч йөткерү (атналар, кайчакта айлар) булганда, температура, баш авырту, тамак авырту барлыкка килсә, әлеге авыру башлану ихтималы бар. Ул үпкә ялкынсынуына китерергә мөмкин. Монда күкрәк авырта, сулыш кысыла, йөткерү көчәя. Шунысы мөһим: авыруны «йөрүче» үпкә ялкынсынуы дип атыйлар, чөнки кеше авыру чыганагы булып аягында йөрергә мөмкин.
Бик сирәк очракта-нерв системасы зарарлану (менингит, энцефалит) куркынычы бар.
Нишләргә?
Беренче симптомнар вакытында (бигрәк тә озакка сузылган йөткерү) — табибка мөрәҗәгать итәргә. Микоплазманың күп кенә антибиотикларга тотрыклылыгы аркасында үз-үзеңне дәвалау ярамый. Табиб билгеләгән терапияне үтәргә. Дәвалауга махсус сайлап алынган антибактериаль препаратлар таләп итә.
Профилактика
Кулларыгызны ешрак юыгыз һәм пычрак кулларыгыз белән битегезгә кагылмагыз.
Салкын тию сезонында кеше күп булган урыннарда битлек киегез, дистанцияне саклагыз.
Бүлмәләрне даими җилләтегез һәм дымлы җыештырыгыз.
Йөткергәндә һәм төчкергәндә тастымал белән капланыгыз.
Авырсагыз, башкаларга йоктырмас өчен өйдә калыгыз.
Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев