Балаларда артык авырлыкны булдырмау мөһим
XXI гасырның сәламәтлек өлкәсендә тагын бер проблемасы – артык авырлыктан интегүчеләр. Белгечләр аны туклану рационына җавапсыз карау нәтиҗәсе, дип атый.
Соңгы ун елда балалар һәм яшүсмерләр арасында симерү авырулы булганнар саны кимеми. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдерүенчә, 14 яшькәчә булганнар арасында “симерү” диагнозы куелучылар республиканың 26 районында арткан. Бу шулай ук 15-17 яшьлекләр арасында да проблема булып тора.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы белән берлектә “Илкүләм приоритетлар” платформасын башлап җибәрде. Ул нәкъ менә балаларда артык авырлыкны профилактикалау һәм сәламәт туклануны популярлаштыруга юнәлтелә. Әлеге порталда төрле һөнәрләр тәкъдим ителә. Сер түгел укучылар блогер, режиссер, табиб, галим, биотехнолог, электрон уеннар уйлап табучылар һ.б. турында кызыксына. Ә һәр һөнәргә үз таләпләре бар, табибка мәсәлән, үз иммунитетын сакларга кирәк, галимгә яңа ачышлар өчен һәрчак сафта булырга, режиссерга бер урында утырып торырга өйрәнергә кирәк. Ә боларның барысы өчен дә иң беренче чиратта сәламәт туклану таләп ителә.
Яшүсмерләр национальныепроекты.рф/думайчтоешь порталында “Сәламәт яшәү рәвеше” стикерпагын ала ала. Ул “Телеграмм” каналының «Образ жизни» төркемендә бирелә.
Искәртеп үтәбез, “Демография” илкүләм проектының “Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту” федераль проектын тормышка ашыру, кешеләр саулыгын кайгыртуга, хезмәт яшендә килеш булганнарның үлеменә юл куймауга, моның өчен рациональ туклану җаваплылыгын формалаштыруга йөз тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев