Бәйрәм салатлары күпме сакланырга тиеш?
Сәламәтлек

Бәйрәм салатлары күпме сакланырга тиеш?

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе республика халкын Яңа ел бәйрәмнәрендә азык-төлек белән агулану куркынычлары турында кисәтте.

Белгечләр бәйрәм табынындагы ризыкларны саклау срокларын искә төшерде: майонезсыз салатларны 12 сәгатьтән артык, майонезлы салатларны — 6 сәгатьтән артык сакларга ярамый; койка (холодец) 12 сәгатькә кадәр, ә кыздырылган яки мичтә пешерелгән тавык суыткычта 36 сәгатькә кадәр сакланыга мөмкин.

Моннан тыш, белгечләр артык ашамаска, азык-төлекне бары тик ышанычлы урыннардан гына сатып алырга һәм аларның яраклылык срокларын тикшереп торырга киңәш итә. Аш бүлмәсендә гигиенаны саклау да мөһим: кулларны, яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне һәм яшел үләннәрне яхшылап юарга, чимал һәм әзер ризыклар өчен аерым такталар кулланырга, шулай ук ризыкларны тиешле температурада сакларга кирәк.

Чыганак:Татар-информ


Нет комментариев