Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Айрат Фәтхуллин: «Язгы чорда астма авырулы кешеләрнең хәле кискенләшергә мөмкин»

Майның беренче сишәмбесендә Бөтендөнья астмага каршы көрәш көне уза.

Бу көн беренче тапкыр 1998 елда 35 илдә үтә һәм бронхиаль астма буенча Бөтендөнья форумына багышлана.

Чараның төп максаты — астма авыруы арту проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, астматикларга ярдәм сыйфатын яхшырту һәм бу авыру турында кешеләрнең хәбәрдарлыгын арттыру. Үзәк дәваханә табиб-терапевты Айрат Фәтхуллин астма авыру, аны дәвалау, кисәтү буенча киңәшләрен бирә.

— Астма — сулыш юллары авыруы. Безнең үзәк дәваханәдә 333 олы кеше, 19 яшүсмер, 30 бала махсус исәптә тора. Без алар белән даими күзәтү эше алып барабыз. 1980 еллардан алып астма белән авыручылар саны сизелерлек артты, сәбәбе илдәге экологик вазгыять белән дә бәйләп аңлатыла.

Астмалы кешене гадәттә өянәк тотып ала, тыны кысыла башлый. Бу берничә минуттан берничә сәгатькә кадәр дә дәвам итәргә мөмкин. Әлеге авыру кешегә тулы тормыш алып барырга комачауласа да, астма белән яшәүчеләр җитәрлек.

Сулыш юллары ялкынсынуын вакытында дәваламаган очракта авыру астмага әйләнергә мөмкин. Астма нәселдән дә күчә ала. Әгәр әти-әнинең берсендә астма булса, 50 процент очракта балаларында да бу авыру күзәтелү ихтималы зур. Астманы китереп чыгара торган төп сәбәпләр — аллергеннар һәм триггерлар. Аллергия китереп чыгара торган факторларга чәчәк серкәсе, ризык, дарулар, төрле исләр, күгәрек, гөмбәчекләр, хайван йоны, тузан һәм башкалар керә. Ә триггерлар дип экологияне, һава торышының үзгәреп торуын, авырулардан өзлегү, тәмәке тарту кебек сәбәпләрне атарга була.

Хәзер май башында агачлар чәчәк аткан чорда, табигать уянган мизгелдә, аллергия сәбәпле, безгә мөрәҗәгать итүчеләр күбәя. Астма авыруының билгеләре йөткерү, тын кысылу, сөйләм авырлашу, муен, күкрәк мускуллары кысылу булырга мөмкин. Кызганыч, астмадан бөтенләй котылып булмый. Ләкин авыруны контрольдә тоту, саклык чараларын күрү уңай нәтиҗәләр бирә.

Астманы гадәттә дарулар белән дәвалыйлар. Тын кысылганда сулыш алуны җиңеләйтү өчен ингалятор, спейсер, небулайзер кебек җайланмалар кулланыла. Организм аллергеннарга сизгер икән, аллергия китереп чыгара торган әйберләрдән ераграк булырга кирәк. Әйтик, яз көне агачлар яфрак ярганда, үсемлекләр чәчәк аткан вакытта паркларда йөрергә киңәш ителми. Йорт хайваннарын өйдә асрамасаң, яхшырак. Дөрес тукланырга тырышыгыз. Аллергия китереп чыгара торган ризыклар ашамагыз. Гадәттә йомырка, балык, апельсин, лимон кебек җиләк-җимеш аллергия китереп чыгара. Колак, борын, тамак, башка йогышлы авырулар күзәтелгәндә аларны ахырга кадәр дәвалап бетерергә кирәк. Астмалы кешеләргә артык эссе яки, киресенчә, салкын урыннарда яшәргә киңәш ителми. Зур шәһәрләрдә, тузан, төтен, завод-фабрикалар эшләп торган районнарда яшәү дә хәлне катлауландыра. Начар гадәтләрдән арынырга тырышыгыз. Тәмәке тарту тын юлларына тискәре тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев