Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Айдар Фатыйхов: “Барлык йогышлы авыруларны төп кисәтү чарасы – ул прививка”

Соңгы вакытта районда коронавирус белән бәйле хәлнең торышы һәм башка йогышлы авырулар турында Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов сөйли.

-Районда бүгенге көндә  ковид буенча санитар-эпидемиологик хәл чагыштырмача тотрыклы. Ләкин бу барысы да яхшы дигән сүз түгел әле. Атна саен районда коронавирус йоктыруның 15ләп очрагы теркәлә. Бүгенге көндә 18 кеше амбулатор дәвалануда, бер кеше авыр хәлдә реанимациядә ята. Реанимациягә эләгүчеләрнең барысы да прививка ясатмаучылар. Якыннары алар өйдә генә торалар, беркая да чыкмыйлар, прививка ясатырга кирәк түгел дип уйлыйлар, ә алар янына килүчеләр аларга вирус алып килә.

Ковид беркая да китмәде, ул безнең белән. Шуңа күрә саклану чаралары турында онытырга ярамый. Шулай ук кешеләр күп булган урында маска кию дә вирус йоктырудан саклый. Шундый бик үтемле гади генә алым бар – ул ике сәгать саен куллар, битне сабын белән юу. Болай эшләү 80 процентка кадәр авырудан саклый.

Ковидтан тыш, кискен респиратор вируслы инфекция, грипп та бар бит әле. Бу сезонда бездә грипп йоктыруның бер очрагы теркәлде. Грипп шулай ук ковид кебек үк куркыныч авырулардан санала. ОРВИ диагнозы куелган 280ләп кеше  амбулатор дәвалануда. Кешеләр күпләп ОРВИ, ковид, грипп белән авырый башлаганда табибларның бар көче шуларны дәвалауга китә. Әле бит бездә йогышлы авырулардан тыш, хроник чирләре булучылар, кан басымы белән интегүчеләр, операция кирәк булучылар һәм башкалар да  бар.

Аларны да онытырга ярамый. Шуңа күрә йогышлы авырулардан прививка ясату - ул вирустан саклану дигән сүз.

Диспансеризация буенча шәһәр-районда 13600 кеше медицина тикшерүе узарга тиеш,. Шулай ук диспансеризация узуга җиңел карарга ярамый. Мәсәлән, 45 яшьлек кеше чирләмим, миңа бу ник кирәк дип уйлый, ә бит  диспасеризация узганда яман шеш булу куркынычы ачыкланып, вакытында дәвалау алымнары билгеләнә.

Соңгы вакытта Татарстанда кызамык буенча (корь) дүрт очрак ачыклану турында мәгълүмат бирелә. Авыруның куркынычы шунда ки, ул тиз тарала. Халыкның югары миграциясе сәбәпле, йогышлы авыру йоктыру куркынычы һәрвакыт бар. Күп очракта вирусның барлыкка килүе әти-әниләрнең  балаларына прививка ясатудан баш тартуы белән бәйле. Кызганычка каршы, ата-аналар сабыйларының җитди авыру эләктерергә мөмкин булуы турында уйламыйлар.Бу авыру кайвакыт үлем белән дә тәмамланырга мөмкин. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, барлык йогышлы авыруларны төп кисәтү чарасы – ул прививка ясату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев