Мәгариф һәм тәрбия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зәйнең «Радость» үзәгендә Ленинградның камалыштан чыккан көненә багышланган чара узды
Ленинградның камалыштан тулысынча азат ителүнең 80 еллыгы уңаеннан Зәйнең «Радость» үзәгендә мәктәп укучылары өчен «Син нык тордың, Бөек Ленинград!» дигән хәрби-патриотик чара үткәрелде.
-
Зәйдә балалар белән интернет челтәрендә куркынычсызлык турында сөйләштеләр
17 гыйнварда Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында балалар өчен интернетта куркынычсызлык темасына өстәл уены үткәрелде.
-
Зәй укучылары шәһәр прокуратурасында булды
Бүген,18 гыйнвар көнне, Зәйнең С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең өлкән китапханәчесе Зөлфия Гыйльманова «Кеше. Закон. Чынбарлык» клубы эшчәнлеге кысаларында шәһәрнең 4нче мәктәбе X сыйныф укучылары өчен шәһәр прокуратурасына экскурсия оештырды.
-
Зәй укучылары математиканы яхшы белүләрен күрсәтте
14-16 гыйнварда «Дуслык» республика фән олимпиадалары үткәрү базасында математика буенча VII-XI сыйныф укучылары арасында «Олимпка юл» бәйгесенең йомгаклау туры узды.
-
Зәйдән химия фәнен иң яхшы белүләрен Егор һәм Алинә исбатладылар
12-14 гыйнварда биредә химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау туры үтте.
-
Диана - республика фән олимпиадасы призеры
11-13 гыйнварда Казанның физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясе базасында сәнгать буенча мәктәп укучылары олимпиадасы үтте.
-
Рабит Батулла Зәйдә дәресләр, очрашулар үткәрә
Зәй районында күренекле якташлар белән очрашулар, алар истәлегенә кичәләр оештыру матур традициясе бар. Әнә шундый күркәм очрашулар циклы бу көннәрдә җәмәгать эшлеклесе, драматург, педагог, публицист, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла белән башланып китте.
-
Зәйдә унберенче сыйныф укучылары өчен БДИга әзерлек чарасы үтте
8-29 декабрь көннәрендә республикада шул исәптән безнең районда да «Барысын да белем хәл итә: белгечләр белән күзтәбез!» акциясе үтте. #образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
-
Зәйдә «Кеше. Закон. Хакыйкать» клубының соңгы утырышы үтте
21 декабрьдә үзәк китапханәдә «Кеше. Закон. Хакыйкать» клубының быелгы соңгы утырышы узды.
-
Укучылар үзләрен сынады
Республикада шул исәптән Зәй районында да «Барысында белем хәл итә: белгечләр белән чишик!» дигән төбәк акциясе үткәрелә. #образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан 4#сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
-
Зәй укучылары ГРЭСта энергетика тармагы һөнәрләре белән танышты
Кичә Зәйнең ГРЭС предприятиесендә агымдагы уку елы башыннан шәһәр мәктәпләренең X сыйныфларында укучылардан оештырылган махсус энерготөркем классында һөнәри юнәлеш алучы 23 егет һәм кыз өчен «Үзеңне һөнәрдә сынап карау» дип исемләнгән квест оештырылды.
-
Зәй студентлары хокукый брейн-рингта үзләрен сынады
Бүген Зәй политехник көллияте музеенда Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган хокукый брейн-ринг узды.
-
Якты Күлдә Россия Конституциясе көне уңаеннан мәгълүмат сәгате узды
Якты Күл мәдәният йортында балалар катнашында Россия Конституциясе көненә багышланган «Илнең төп китабы» дип аталган мәгълүмат сәгате оештырылды.
-
9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне
Зәйдә коррупциячел гамәлләргә каршы көрәш буенча профилактик сәгать узды.
-
Зәй укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итәләр
Билгеле булганча, бу уку елында Зәйнең X-XI сыйныф укучылары өчен ГРЭС предприятиесе Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә инженерия-энергетика юнәлеше буенча өстәмә белем үзләштерү максаты өчен профильле сыйныфлар ачты.