Яратып эшли, яратып яши...
27 сентябрь – мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме.
Көн күңелсез, караңгы, яңгыр явып тора. Эшкә бераз моңсуланып барып кердем. Төркемдәге кече тәрбиячебез Гөлназ Мингалина тәрәзәләр юып йөри.
Мине елмаеп каршы алды да ямансу икәнлегемне күреп:
– Сез нәрсә, Гөлшат Хәким-җановна, яшәргә! Һәр иртәне кояш чыкканга сөенеп, чәчәк-үләннәрдән татлы бал җыя торган умарта кортларының, кырмыскаларның хәрәкәт итүенә, эшчәнлегенә гаҗәпләнеп, күзең күргәнгә, колагың ишеткәнгә куанып яшәргә! – диде.
Шундук көн яктырып киткәндәй булды. Күңелләрем күтәрелеп китте дә эшкә тотындым...
Әнә шундый шат күңелле, тынгысыз, эшчән, җаваплы, зирәк, максатчан, кешелекле ул хезмәттәшебез.
Аның белән иңгә-иң торып, бергә дус-тату эшлибез. Мин һаман бер мәкальне кабатларга яратам: “Урын кешене түгел, кеше урынны бизи”. Һәм шундук күз алдыма Гөлназ Рафисовнаны күз алдыма китерәм. Аны коллектив та, балалар да ярата, җитәкчеләр һәм ата-аналар да хөрмәт итә.
– Чыннан да, аңа сокланмый мөмкин түгел. Гөлназ Рафисовнадагы энергия, яшәү дәрте... Барысына да җитешә. Нинди эшкә кушсаң да, бу минем эш түгел, дип тормый. Бар эшне дә җиренә җиткереп эшли. Балалар тормышның матур якларын күреп үсәргә тиеш. Яшәү рәхәт, әти-әнием мине ярата, мин бәхетле дигән ышаныч нык булсын күңелендә, дигән фикердә ул, – ди бакчабызның методисты Альбина Әнәсовна.
Гөлназ әле ул кирәк чакта без – тәрбиячеләрне алыштыра. Балаларга әкиятләр укырга ярата. Әкиятнең дәвамын да уйлап чыгаралар. Шулай итеп, балаларның фантазиясе дә эшкә җигелә.
Сабыйлар белән берәр нәрсә ясый башласак, алар янына килеп, дөрес итеп эшләргә ярдәм итә. Кеше баласын карау бер дә җиңел эш түгел, әлбәттә, бик зур җаваплылык ул. Бәрелә-сугыла күрмәсен, авызларына кирәкмәгәнне капмасын. Шуңа күрә ул аларны бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырмый, аларны карап кына тора.
– Бергә эшләп, туганлашып бетәсең инде. Коллектив бердәм, тату, бергәләп ялларны оештырабыз: театр-концертларга йөрибез, табигать кочагына чыгабыз, – дип сөенә Гөлназ.
Уңышлы кече тәрбияче Гөлназ ханым – иң элек хатын-кыз һәм әни бит әле ул. Берсеннән-берсе чибәр, акыллы ике малай анасы. “Беренчесе малай булгач, икенчесе кыз булыр дип көткән идек. Гадәттә шулай була бит. Безгә башкачарак булды. Бар эштә дә ярдәмче ике малай әнисе булуым белән бәхетле мин”, – ди ул, балалары белән горурланып. Зурысы Булат Ульяновск шәһәренең медицина институтында бишенче елын укый, икенчесе быел IX сыйныфка бара.
– Хатын-кыз бәхете – тулы гаиләдә. Яраткан ирең, сау-сәламәт, тәүфыйклы балаларың, әниең исән булганда, – ди, хезмәттәшебез, бәхет турында сүз чыккач.
Гөлназның әнисе, ире Марсельнең әти-әнисе исән-саулар.
“Безнең беркайчан да зурдан кубып талашканыбыз юк”, – ди Марсель белән Гөлназ, беравыздан.
Ышанам, чөнки аларның гаилә сагында ике яктан да уяу әти-әниләр тора. Тормыш дәрьяларында дөрес юнәлеш бирер кешеләре – якты маяклары бар.
– Шөкер, эшебезне яратып, намус белән башкарабыз. Шөкер, бакчабызга балалар теләп, яратып киләләр. Шөкер, киләчәгебезгә ышаныч бар. Дус, тату эшләүче коллективны берләштереп торган бакчабыз “Кояшкай” бар, – дип сөенеп яши һәм эшли 19 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган гадел, тугры, ярдәмчел, ачык йөзле, сабыр холыклы Гөлназ Мингалина.
Гөлшат Әгъзамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев