Зәйдә балалар җәен дә китап укый
Балаларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итү максатыннан, Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә даими рәвештә төрле кызыклы чаралар үтә.
29 июльдә “Дуслык һәм бердәмлек” дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы оештырылды. Чара балаларда игелек, яхшы гамәлләр, дуслар һәм дуслык турында күзаллауны формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Бәйрәм барышында балалар “Чын дус”, “Дуслык муенсасы”, “Җәйге волейбол”, “Музыкаль урындык” кебек уеннарда актив катнаштылар. Шулай ук дуслык турында мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар һәм риваятьләрне искә төшерделәр. “Дуслыкта- безнең көчебез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәр балада зур кызыксыну уятты. Әлеге күргәзмәдән алар гаилә белән уку өчен китаплар да сайлап алдылар.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев