Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Мирный бистәсе паркында якты дуслык бәйрәме узды

30 июльдә Мирный бистәсе мәдәният йорты бистә паркында Халыкара дуслык көне уңаеннан “Игелек юллары” уен программасын оештырдылар.

 Алып баручылар чарада катнашучыларга дуслык көненең барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр.  

“Балалар һәм яшүсмерләр үткән заманның бөек фикер ияләренең дуслыксыз яшәү – берни түгел, ә аны тормыштан чыгару — дөньяны кояш яктысыннан мәхрүм итү, дуслык зирәклек белән бер дәрәҗәдә бәяләнә һәм таланттан өстен булуын белделәр. Һәм бүген дуслык хисләре кешеләрне берләштереп кенә калмый, алар безгә таяныч бирә, иҗади илһам чыганагы булып хезмәт итә, яңа сәнгать һәм әдәбият әсәрләре тууга ярдәм итә”, - ди мәдәният хезмәткәрләре. 

Балалар чара барышында дуслык һәм дуслар турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга, җитди һәм шаян сорауларга җаваплар бирделәр, «Тылсымлы сүзләр», «Әдәпле-әдәпсез», «Игелекле син», «Без төрле», «Күңелле дуслар» дигән актив музыкаль уеннар уйнадылар.  

Чара нәтиҗәсендә балалар яхшы кәеф, бик күп уңай хисләр һәм татлы туңдырма алдылар. Туңдырманы балаларга шәһәре Советы депутаты Валерий Шалафаев бүләк итте.

фото мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев