Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Александр Бистәсе укучылары табигатьне сакларга өйрәнә

Районда әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшыртуга, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга һәм киләчәк буыннарның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән «Экологик иминлек» милли проектын эшли.

Аның кысаларында Александр Бистәсе мәктәбе укучылары «Яшь экологлар табигать сагында» дигән мавыктыргыч чарада катнаштылар.

Очрашу барышында укучылар экология, табигатьне саклау, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына багышланган уен биремнәрен үтәделәр. Чүп-чарны дөрес итеп төрләргә аерырга өйрәнделәр. 

Төп игътибар кулланылган батареяларны җыю акциясенә бирелде. катнашучылар куркыныч көнкүреш калдыкларын дөрес утильләштерүнең мөһимлеге һәм хәтта бер ташланган батарея белән табигатькә китерелгән зыян турында фикер алыштылар. 

Аннары балалар микроскоп аша җирлекнең төрле сулыкларыннан: буа, елга һәм күлләвекләрдән җыелган су үрнәкләрен тикшереп, үзләрен чын биолог-галим итеп хис итә алдылар.

"Бүген мин чын биолог-тикшеренүче булдым, микроскоп объективы аша су асты дөньясын игътибар белән өйрәндем. Безнең янда гына яшәүче гаҗәеп җан ияләрен күрдем. Мәсәлән, буа пробасында мин спиральсыман суүсемнәр-спирогиралар һәм кечкенә кыслалар-зоопланктерларны күрдем. Болар барысы да гаҗәеп кызыклы, хәзер мин «Яшь эколог» мәктәп түгәрәге дәресләрендә экология проблемаларын тирәнрәк өйрәнергә телим, – дип тәэсирләре белән уртаклашты чарада катнашучыларның берсе, укучы Аркадий Гречко.

Шулай ук балаларны виртуаль лаборатория эше белән таныштырдылар.

Алар мәктәп эчендәге һавада углекислый газ дәрәҗәсен ничек үлчәргә икәнен белделәр. Биология һәм химия укытучысы Наталья Леонтьева   заманча укыту җиһазлары барлыкка килүнең әһәмиятен ассызыклады. Ул практикага юнәлтелгән танып белү дәресләрен оештырырга, укучыларның тикшеренү сәләтләрен үстерергә һәм аларда фәнни белемнәр формалаштырырга мөмкинлек бирә.

фотолар мәктәптән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев