Китапханәдә балалар белән батырлык турында сөйләштеләр
Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә «Яңа вакыт - яңа геройлар» дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Чарада мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты.
Бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? Батырлыкны кайларда очратырга була? Шул сорауларга бергәләп җаваплар эзләделәр. Укучылар белән батырлык төшенчәсен аңларга тырыштылар. Яшь патриотларның кылган гамәлләре турында сөйләштеләр.
- Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә җаваплылык аша үтә, - дип аңлатты китапханәче Чулпан Шәйхиева.
Шунысы кызганыч, батырлык кылганда, зыян күрүчегә ярдәм иткәндә һәлак булучылар да бар. Батырлыкны яуда гына түгел, ә һәр җирдә һәм теләсә кайсы вакытта кылырга мөмкин. Бергәләп, патриотик сәгатькә шундый йомгак ясадылар.
фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев