Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Гүзәлия Шәйхетдинова Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә 34 ел эшли

Мәгариф системасына 38 ел хезмәт юлын багышлаган Гүзәлия Мирзанур кызы Шәйхетдиновага беренче карауда ук аның педагог булуын билгеләү кыен түгел. Әнә шулкадәр хезмәтнең 34 елын ул Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә балалар укытуга бирә.

Һәрчак пөхтә, җитди киенүче, елмаюлы караш ташлаучы бу ханым тыйнаклыгы, укытучыларга хас төгәллеге белән үзенә җәлеп итә. Бүген ул – гимназиядә икенчеләрнең сыйныф җитәкчесе. 19 бала педагогның күзенә генә карап тора. Укытучыларына карап балалар да аның кебек пөхтәлеккә, төгәллеккә омтылалар. 
Гүзәлия Мирзануровна – Мөслим районы Үрәзмәт авылы кызы. Мәктәпне тәмамлауга кече яшьтән күңеленә беркетеп куйган укытучы һөнәрен үзләштерү нияте белән Түбән Кама педагогика училищесына укырга керә. Аннан читтән торып Казанда  югары белем ала. 


– Без гаиләдә 6 бала үстек, мин бишенчесе идем. Туганнарымның берсе дә һөнәрләрен педагогика белән бәйләмәде. Ә мин балачактан күрше-тирә яшьтәшләремне җыеп, укытучылы уйнарга ярата идем. Шуңа да башка һөнәрне күз алдына да китермәдем. Һәм инде эшли башлагач та, ник мин укытучы булдым икән, дигән уй килгәне булмады. Мин бу эшне яратып, күңелемне биреп башкарам, – ди Гүзәлия Шәйхетдинова.


Мирзанур абый белән Рәшидә апа да кызларының теләген хуплыйлар. Югыйсә, Үрәзмәттә Гүзәлияне җырчы булыр, дип юраучылар да аз булмый. Чөнки кызга моң Аллаһы тарафыннан бирелгән. Мәктәптә, авыл клубында төрле мәдәни чаралар аның катнашыннан башка узмый торган була. Еш кына аны кабат-кабат сәхнәгә чакырып җырлата авылдашлары. 


“Кечкенәдән җырларга ярата идем. Шуның өчен миңа бөтенесе культура институтына укырга керергә киңәш бирделәр. Ләкин миндә укытучы булу теләге көчлерәк иде, сигезенчене тәмамлауга,  Түбән Кама педагогика училищесына укырга кердем”, – дип искә ала яшь чакларын педагог.


Ә Зәйгә ул шушында төпләнгән Мамадыш егете  Роберт Нургаян улына кияүгә чыккач килеп урнаша. 1991 елда милли вазгыять ду килгән чорда ачылган татар гимназиясенә иң беренче булып килгән педагогларның берсе ул. Башта татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Ә инде 1995 елдан башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүгә керешә. 
Балаларны яратуы, аларга мөмкин кадәр тирән белем, яхшы тәрбия бирергә омтылуы аны әнә шулай бер урында төпләнеп, нәтиҗәле хезмәткә өнди. Ул «Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» мактаулы  исеменә ия. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән районыбызның абруйлы педагогы.


“Гүзәлия Мирзануровна – зур хәрефтән Укытучы ул. Коллективта да, балалар арасында да, әти-әниләр тарафыннан да аңа бары хөрмәт белән карыйлар. Үзен зыялы тота белүе, һәрчак камиллеккә омтылуы, мәгарифтәге яңалыкларны эшендә куллана белүе белән ихтирам казанды. Укытучы булып туган ул”, –ди аның турында татар гимназиясе директоры Марат Мөхәммәтханов. 


Гүзәлия ханымның туган көне дә Габдулла Тукай белән бер көнгә туры килгән – 26 апрель. Нәкъ менә шул көнне укучылары аны матур теләкләргә күмә. 
Шәйхетдиновлар гаиләсендә ике кыз үсте, алар инде бүген югары белем алалар. Кызлары да әниләре кебек җырга хирыс, кечкенәләре Резидә шәһәрнең “Азаль” төркемендә дә җырлады. Тырыш гаиләдә, тырыш балалар үсүе сер түгел. Ә Гүзәлия Мирзануровнаның максаты – әнә шундый тырышларны мөмкин кадәр күбрәк тәрбияләү. Бүген ул шушы максатны тормышка ашыру юнәлешендә тынгысыз хезмәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев