Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Югары Мәлем укучылары үз Президентын сайлады

15 сентябрьдә Югары Мәлем мәктәбендә “Сайлаулар-2025” дәвам итте, ләкин укучылар республика Рәисен түгел, ә мәктәп Президентын сайлыйлар.

Сигезенче-тугызынчы сыйныф укучыларыннан Президентлыкка алты кандидат үз программаларын тәкъдим итте.

Мәктәп Президентын сайлауда укучылар, укытучылар, мәктәпнең техник персоналы тавыш бирде. Иң күп баллны VIII сыйныф укучысы Абдуррахман Хәсәншин  һәм IX сыйныфтан Элина Трофимова җыйды. 

“Сайлаулар моның белән генә тәмамланмады, тагын 3 укучы авыру сәбәпле тавыш бирмәде. Әлегә аларның терелгәнен көтәбез. Кандидатларга уңышлар телибез!” – ди мәктәп директоры Гүзәлия Батькова.

Соңыннан Югары Мәлем мәктәбе Президенты итеп Элина Трофимова сайланды.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев