Сыйфатлы белем, киләчәк белгечләргә ныклы нигез
Кичә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең узган уку елына йомгак ясау киҗәшмәсе үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
Киңәшмә гимназия укучылары башкаруында Россия һәм Татарстан гимннары, бөек әдибебез Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән башланып китте.
“Патриотик тәрбия нәкъ менә шушы җырлардан башлана. Без балаларны ил, республикабыз гимннарын горурлык белән башкарырга, “Туган тел”не беркайчан да оныттырмаслык итеп өйрәтергә тиешбез”, - диде Разиф Кәримов.
Ә киңәшмәдә “ Укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләү сыйфатлы белем бирү шартлары булып тора” дигән темага төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев чыгыш ясады.
“Гомумән алганда узган уку елында дәүләт имтиханнарын тапшыру сыйфатының алдагы елларга карый динамик үсештә булуы күзәтелә. Унберенчене тәмамлаучылар барысы да өлгергәнлек аттестатлары алды, күпчелек югары уку йортларына керде. Тугызынчыны тәмамлаучыларның яртысы диярлек һөнәри белем үзләштерү юлын сайлады, үзебезнең политехник колледжга укырга керүчеләр шактый булды”, - диде ул.
Разиф Галиевич үз чыгышында яшь буынның максатчан юнәлештә аерым һөнәргә тартылуына ирешү өчен мәктәп чорыннан ук профориентация юнәлешле сыйныфларда белем бирүнең өстенлекләренә тукталды, алга таба да бу эшне нигезле җәелдерү бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев