Педагогларга хөрмәт
Барлык һөнәрләрнең башында торучылар – укытучылар көне уңаеннан Зәй шәһәре, районы мәктәпләрендә бу көннәрдә күп төрле матур чаралар үтә. Анда мөхтәрәм һөнәр ияләренә рәхмәт сүзләре җиткерелә, ихтирам күрсәтелә. Бүген шундый күркәм чараларның берсе шәһәрнең 6нчы мәктәбендә үтте. Анда озак еллар укытучылык һөнәренә тугры калган Лилия Идиятуллина һәм Ләйсән Камалиеваларны шәһәр Советы депутаты Валерий Алейников котлады.
Валерий Вясечлавович, үзе шәхсән әлеге мәктәптә белем алган, хәзер аның балалары биредә укый. Әле алай гына да түгел үзенең сыйныф җитәкчесе булган Лилия Рафисовна бүген аның кызы Ангелинаның да сыйныф җитәкчесе.
- Шулай туры килде минем укытучым хәзер минем балаларыма белем бирә. Без укыган чорда сыйныфларда балалар күп иде, шаян-шуклар иде. Лилия Рафисовна минем күңелемдә һәр балага аерым юл таба белүче педагог булып кереп калды. Ә Ләйсән Юнысовна безне татар теленә өйрәтте, нәтиҗәдә без рус теллеләр дә татар телен аңларга өйрәндек. Укытучыларыма зур рәхмәт! Безнең бу тормышта үз юлыбызны табуыбызда аларның хезмәте чиксез зур, - ди Валерий Вячеславович.
Лилия Идиятуллинаның мәгариф системасында хезмәт стажы 38 ел белән исәпләнә, шуның 30 елын ул 6нчы мәктәптә география һәм биология укытуга багышлаган. Бер үк вакытта педагог сыйныф җитәкчесе вазифасын да үти. Эшли башлаган чорлары белән хәзерге вакытны чагыштырып ул һәр заманда да ныклы белем бирүнең алгы планда булуын әйтә.
- Элекке елларда балаларның да, әти-әниләрнең дә күңел җылысы нык сизелә иде, хәзер интернет заманасы үзенекен итә. Ә шулайда элекеге укучыларыбызның менә шулай туган мәктәпләренә килүләре күңел кылларын тибрәтә, - дип елмая ул.
Ләйсән Юнысовна да мәктәпкә алдагы елларда укыган укучыларның килеп йөрүләре күңелле күренеш, ди. Ул Валерий Алейниковны алда булачак мәктәп юбилеена да чакырды.
- Валерий Алейников үзе шук малай булса да башлы егет иде, хәзер аның дәвамчылары булган балалары Ангелина белән Максим да мәктәбебезнең тырыш, үрнәк укучылары. Икесе дә яхшы укыйлар, мәктәп тормышында актив катнашалар, Ангелина “Каприз” бию коллективына да йөри, - дип ассызыклады мәктәп директоры Ләйсән Камалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев