Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Физика-безнең янәшәдә: Бохарай укучылары квест-уенда катнашты

2024 елда Бохарай мәктәбендә ачылган «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге авыл яшьләре арасында инновацион белем бирү алымнарын үстерү буенча эшен актив рәвештә дәвам итә.

Бу җәйдә «Үсеш ноктасы» мәйданчыгында «Бригантина» мәктәп яны лагере укучылары өчен мавыктыргыч «Физика безнең тирәдә» квест-уены узды. Катнашучыларга физика һәм аны реаль тормышта куллануга кызыксыну уята торган биремнәр тәкъдим ителде. Балалар салават күпере күренешләрен, сыеклыкның кайнавын, болытларның барлыкка килүен, транспорт хәрәкәтен һәм электр үзенчәлекләрен өйрәнделәр.

Чарада катнашучыларның берсе – Ксения Семенина. Ул практик тәҗрибәләрнең әһәмиятен ассызыклады. "Физик законнар өйрәнелеп кенә калмый — алардан көн саен файдаланырга мөмкин» дигән нәтиҗәгә килде. 

Мәктәп яны лагере җитәкчесе Алсу Хәбибуллина игътибарны команда эше кыйммәтләренә, мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрүгә һәм логик фикерләүне үстерүгә юнәлтте.

 -Нәкъ менә шундый уен формалары балаларга әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итә һәм яңа фәнни ачышларны танып белергә омтылыш уята,-ди укытучы. 

Шулай итеп, мәгариф мәйданчыгы үсеп килүче буында физика-математика күнекмәләрен үстерүдә ярдәм итә.

фотолар мәгариф идарәсеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев