Зәйдә гомумшәһәр ата-аналар җыелышы узды
20 майда балалар иҗат йортында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә багышланган гомумшәһәр ата-аналар җыелышы узды. Чарада әти-әниләр, прокуратура органнары, эчке эшләр бүлеге һәм үзәк дәваханә вәкилләре катнашты.
Район үзәк дәваханәсе психологы Валентина Фәрхетдинова кризис хәлендәге булган балигъ булмаганнарга психологик-психотерапевтик ярдәм оештыру, аутоагрессив хәлдәге яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтүнең ысуллары турында сөйләде, «Өмет линиясе» ышаныч телефоны эше турында мәгълүмат бирде.
Муниципаль район территориясендә наркоситуациянең торышы, шул исәптән балигъ булмаганнар катнашында наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы мәгълүматны полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов җиткерде.
Балигъ булмаганнар катнашында тикшерелгән җинаять эшләре турындагы мәгълүмат белән Зәй районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы А.Тарасенко таныштырды. Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм күзәтүчесезлеген профилактикалау турындагы законнарның үтәлеше буенча Зәй шәһәр прокуратурасы ярдәмчесе Лилия Рәхимҗанова чыгыш ясады.
Җыелыш барышында ата-аналар үзләрен кызыксындырган темаларга кагылышлы төрле сораулар бирә алдылар.
фотолар мәгариф идарсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев