Түбәнбишлеләр булдыра
Элек-электән Май базарлары, соңгы елларда “Кыш озату”, “Пилмән-фэст” бәйрәмнәре белән дан тоткан Түбән Бишнең уңган-булган апалары махсус хәрби операция башлангач читтә калмыйлар.
Авылның мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Вәлиәхмәтова – үз эшенең чын остасы, ул “Идегәй” ансамблен оештырган, алар төрле фестивальләрдә катнашып, үзләренең чыгышлары белән таң калдыралар. Наталья кызларга әйдәгез, стан ясап, хәрби егетләребезгә ярдәм итәр өчен маскировка челтәрләре үрәбез, дип тәкъдим ясый. Һәм идегәйлеләр, авылның башка хатын-кызлары челтәр үрергә өйрәнеп, эшкә керешә.
Баштагы мәлдә авыррак була, чөнки районда бер Түбән Биштә генә 6га 3 метрлы челтәр үрелә, оплетка ясала. Бу – бик җаваплы челтәр. Мәдәният йортында ике стан тора: 6га 3 һәм 3кә 4 метрлы. Көз-кыш айларында ике смена, яз-җәй айларында бер сменада челтәр үрәләр. Бүгенге көндә 11-12 кеше һәркөнне клубка ашыга. Биредә яшәүче ике дин кешеләре пост-ураза тоталар, челтәрләрне төргәндә һәркем үзенчә дога укый. Волонтерлар төркеме бик тату, дус. Кем нәрсә белә, шуңа өйрәтә, рецептлар белән бүлешәләр. Челтәр үрергә килә алмаучы түбәнбишлеләр акчалата ярдәм итә икән. Челтәр эченә егетләргә оекбашлар, перчаткалар, дымлы салфеткалар һәм башка кирәк-яракларны алып төреп җибәрәләр.

Бу көннәрдә Наталья Вәлиәхмәтова туган ягы Магаданга классташлары белән очрашуга барган. Түбән Бишкә күчеп кайтуларына 34 елдан артык. Икра, кызыл балык, үзе пешергән тәмле пироглар белән челтәр үрүче хатын-кызларны сыйлаган табынга мин дә килеп эләктем. Андагы дуслыкка, бер-берсенә булган ихтирамга сокланып кайттым. Наталья сөйләгәндә үзебез дә Магаданда булган кебек булдык.
Җәйге тыгыз эш вакытында да маскировка челтәрләре үрүчеләр бер көн дә челтәр үрүне калдырмыйлар. Эшне башлауларына ике елдан артык. “Бер көн килмәсәк, үзебезне гаепле итеп сизәбез”, - дип елмая апаларыбыз.
Мин сезгә, олы йөрәкле апаларыбыз, сокланып кайттым. Зур рәхмәт сезгә! Кылган изгелекләрегез, хезмәтегез үзегезгә, гаиләләрегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Җәннәт Гарифуллина.
Бура-Киртә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев